Роспотребнадзор: Россиядә әлегә Covid-19 белән зарарлану кискен артуына юл куелмый

Илнең баш санитар табибы Анна Попова үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүнең мөһимлеген искәртте.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Россия Хакимияте кабул иткән чаралар илдә яңа типтагы Сovid-19 коронавирусы белән зарарланган кешеләр санының кискен артуын тоткарларга мөмкинлек бирә. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова Россия 1 телеканалында «Мәскәү. Кремль. Путин» программасында интервьюда әйтте.

«Әлегә без зур үсеш булмауны саклый алабыз, экспоненциаль үсеш күзәтелә», - диде баш санитар табиб.

Шул ук вакытта Попова россиялеләрнең үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтәү мөһимлегенә игътибарны юнәлтте «<...> чылбыр [зарарлану] тукталырга тиеш. Моны ничек эшләргә? Кешеләрне аралаштырмаска – шулай ук эпидемиология термины бу», - дип искәртте ул.

  • 5 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Россия буенча барлыгы коронавирус йогышы белән зарарлану 5389 очрагы теркәлгән, шул исәптән 658е – соңгы тәүлек эчендә.