Путин дистанцион рәвештә, ким дигәндә, тагын бер атна эшләячәк

Россия Президенты Covid-19 коронавирусы таралуга бәйле рәвештә дистанцион эшләүгә күчте.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин, ким дигәндә, тагын бер атна дистанцион режимда эшләүне дәвам итәчәк. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Россия 1телеканалында «Мәскәү. Кремль. Путин» программасында интервьюда әйтте.

«Инде бер атна (ил Президентының дистанцион эшләве Т-и иск.) узды. Мин ким дигәндә, тагын бер атна, бәлки күбрәк тә булыр, дип фаразларга җөрьәт итәм», – дип аңлатты дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе.

Россия Президенты яңа Covid-19 коронавирусы таралуга бәйле рәвештә дистанцион эшләүгә күчте. 5 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, ил буенча барлыгы  коронавирус йогышы белән зарарлануның 5389 очрагы теркәлгән, шул исәптән 658е – соңгы тәүлек эчендә.