Әлкидә эшмәкәр волонтерларга ярдәмгә 20 автомобилен бирде

Районның төрле авылларында яшәүче ялгыз әби-бабайларга кирәкле әйберләрне үзвакытында китереп торуда бу бик зур ярдәм.

(Әлки, 5 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлкидә туып үскән эшмәкәр Александр Кулыгин волонтерларга ярдәмгә 20 автомобилен бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Илгә афәт янаган бу көннәрдә бик күпләр игелекле эш-гамәлләре белән кешеләргә ярдәм күрсәтәләр. Шундыйларның берсе — Базарлы Матакта туып-үскән «Квадро-Тойс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Александр Кулыгин. Ул изоляциядәге өлкәннәргә ашамлыклар, дарулар алып килүче волонтерларга булышу өчен үз предприятиесендәге җиңел машиналарны биргән.

Районның төрле авылларында яшәүче ялгыз әби-бабайларга кирәкле әйберләрне үзвакытында китереп торуда бу бик зур ярдәм. Өлкән буын мондый мәрхәмәтле кешеләргә бик рәхмәтле.