Азнакай интернат-йортында аш-су серләренә төшенәләр

Анда кулинаротерапия буенча дәресләр үткәрелә башлады.

(Азнакай, 5 апрель, «Татар-информ», «Маяк»). Азнакай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында кулинаротерапия буенча дәресләр үткәрелә башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чираттагы дәрестә аш-су серләренә төшенергә теләүчеләр «Оливье» салаты ясады һәм үзләренең дусларын сыйлады.

Мондый катлаулы чорда күтәренке кәеф бик тә кирәк биредә яшәүчеләргә, дип хәбәр итә социаль эш буенча белгеч Анастасия Кравченко.