Татарстанда иртәгә һава температурасы 9 градуска кадәр күтәрелә

Республикада 6 апрельдә аязучан болытлы һава сакланачак, явым-төшемнәр көтелми, көньяк-көнбатыштан уртача җил булуы ихтимал.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстанда, иртәгә, 6 апрельдә аязучан болытлы һава сакланачак, явым-төшемнәр көтелми, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил булуы фаразланыла.

Татарстанда һава температурасы төнлә  +1..-4, көнчыгыш районнарда -7 градуска кадәр булыр дип көтелә. Көндез һаваның максималь температурасы +4..+9 градус булачак.

Казанда төнлә һәм көндез явым-төшемнәрсез, аязучан болытлы һава, көньяк-көнбатыштан уртача җил исүе көтелә. Һава температурасы төнлә – +1..-1, көндез +5..+7 градус була, дип фаразлый синоптиклар.