Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сораштыру: Татарстанда яшәүчеләрнең 80 проценты ишегалдын кардан чистартудан канәгать
Сораштыруда катнашучыларның реагентлар куллануга кагылышлы фикерләре икегә бүленгән.
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләрнең 78,65 проценты йорт яны территорияләрен кардан чистарту сыйфатыннан канәгать калган, әмма 75 проценты кышын балалар мәйданчыкларын чистарту канәгатьләнерлек түгел дип саный. Бу күрсәткечләр Идарәче компанияләрнең кышкы чорда җыештыру эшчәнлеген күзәтү буенча мониторингны йомгаклап оештырылган сораштыру нәтиҗәләреннән билгеле булган.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге чара «Бердәм Россия» нең «Белемле кулланучы мәктәбе» проекты буенча үткәрелгән. Аның координаторы Дмитрий Романов.
Активистлар партия проекты кысаларында рейдлар үткәргән. Алар илледән артык ишегалды (якынча 200 күпфатирлы йорт) буенча 200гә якын анкета төзегән. Моннан тыш, мониторинг ясаганда республиканың барлык районнарында яшәүчеләр тутырган онлайн-анкета мәгълүматлары да исәпкә алынган.
«Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге (78,65 процент) йорт яны территорияләрендә кардан чистарту сыйфаты белән канәгать калган. Әмма респондетларның 75 проценты кышын балалар мәйданчыкларын чистарту канәгатьләнерлек түгел дип белдергән», — дип хәбәр итә оештыручылар.
Сораштыруда катнашучыларның территорияне кардан чистарткач реагентлар куллануга кагылышлы фикерләре икегә бүленгән. Аларның 51,04 проценты юлларга реагент сибүдән канәгать, ә 48,98 проценты, киресенчә, канәгатьләнерлек түгел дип саный. Татарстанда яшәүчеләрнең 53,65 проценты кышын түбәләрне боздан чистартмауларын да әйткән.
«Кагыйдә бозу очракларын бетерү өчен барлык мөрәҗәгатьләрне җирле үзидарәләргә һәм идарәче компанияләргә җибәрдек. Идарәче компанияләрдән тыш, җирле хакимият җаваплы булган территорияләр дә бар. Без бу эшләрнең башкарылуын контрольдә тотачакбыз», — диде Дмитрий Романов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз