news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта районның алдынгы хатын-кызларын хөрмәтләделәр

Энгель Фәттахов югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән алдынгы хатын-кызларга хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Бүген Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан хезмәтләрендә аеруча зур уңышка ирешкән гүзәл затларны хөрмәтләү тантанасы узды.

Бәйрәм тантанасына кадәр хатын-кызларның һәрьяклап уңган-булганлыгын күрсәтүче «Күңелем хәзинәсе» күргәзмәсе эшләде. Анда татар халык милли бизәкләре белән чигелгән тастымал-сөлгеләр, түбәтәй- калфаклар, рәсемле картиналар, камырдан, агачтан һәм башка материаллардан ясалган эшләнмәләр һ.б. тәкъдим ителде. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Бәйрәмнең икенче өлеше сәхнә йолдызларының чыгышларын карау белән дәвам итте. Район мәдәният йорты сәнгатькәрләре, балаларның иҗат коллективлары хатын-кызларыбызга дәртле җыр-биюләрен бүләк итте.

Энгель Фәттахов югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән алдынгы хатын-кызларга хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева «Күңелем хәзинәсе» күргәзмәсе җиңүчеләрен тәбрикләде.

Тантаналы чара «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең яңа концерт программасын карау белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100