5 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшырды, Татарстанда фермерларга кооператив төзү өчен 70 млн сумга кадәр грант биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшырды / Мөфти әлеге бүләккә традицион рухи кыйммәтләрне, республикада конфессияара тынычлык һәм татулыкны саклауга сизелерлек өлеш керткәне өчен лаек булды.

Дәүләт имтиханнарын үткәрүдә катнашучы педагогларга компенсация түләнәчәк / Компенсация күләме сәгатенә 19 сум 28 тиен тәшкил итә.

«Илгиз ил гизә» проектының яңа чыгарылышы Ваһапов фестивале йолдызларына багышлана / Чыгарылышта җырчыларның иҗатлары белән беррәттән шәхси тормышлары турында да сүз бара. 

Татарстанда фермерларга кооператив төзү өчен 70 млн сумга кадәр грант биреләчәк / Бүгенге көндә республикада “Яшь фермер” проекты буенча 180 фермер субсидия ала.

Рабит Батулла компьютер уеннарына карата үзенең тискәре мөнәсәбәтен белдерде / Бөтен кешене дә китап укырга өйрәтеп булмаячак, ләкин китап уку кайтачак әле ул, диде язучы.

Рафис Борһанов БДИны вакытыннан алда тапшыру хокукы кемнәргә бирелгәнен искәртте / 20 марттан 10 апрельгә кадәр 738 укучы Бердәм дәүләт имтиханын үз вакытыннан иртәрәк тапшырыр дип көтелә.

Фотограф Шамил Абдюшев вафат булган / Шамил Абдюшевның эшчәнлеге басма һәм электрон матбугат чаралары белән бәйле.

Камил Сәмигуллин: Тәлгать Таҗетдиннең Россия өммәтенә башкарган хезмәте бәяләнде / Бүген Тәлгать Таҗетдин "Дуслык" ордены белән бүләкләнде.

Алексей Песошин Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты / Песошин искәрткәнчә, Үзбәкстанның Казанда Генераль консуллыгы ачылу сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне сизелерлек ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Рафис Борһанов: Бала имтиханны куркып тапшырырга тиеш түгел / Министр әйтүенчә, имтихан алдыннан ситуацияне тотрыклы тыныч итү, баланың имтиханга тыныч күңел белән баруына ирешү – күмәк хезмәт.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чехия Республикасына килде / Чехиядә Danaflex Татарстан компаниясе заводын ачу тантанасы була.

Тәлгать Таҗетдин Совет чорында дини китаплар чыгару юлларын таба алган / Бүген Россиянең Баш мөфтие, РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшырылды.

Чаллыда татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Татарстан Диния нәзарәте кубогына турнир була / Катнашучылар намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә узачак, турнирның иң олы бүләге – хаҗга юллама була.

Марат Әхмәтов: Уңыш күпме буласын фаразламыйм, мөмкин булганның барысын да эшлибез / 2018 елда Татарстанда 3,9 млн тонна ашлык җыеп алынган – бу 2017 ел уңышына караганда 1,3 млн тоннага кимрәк.