Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда, Кырым халкына ярдәм йөзеннән, митинг була
Чара сәгать 17.00дә Меңьеллык мәйданында башлана
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). Бүген Казанда сәгать 17.00дә Меңьеллык мәйданында Кырым Автономияле Республикасына, аның күп милләтле халкына ярдәм йөзеннән, Россия һәм Украина халыклары арасында дуслыкны саклау өчен митинг була.
Митингны оештыручылар – “Россия Ветераннары берлеге” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге һәм “Ватан” берләшмәсе” Төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы. Моңа кадәр КПРФ Татарстан төбәк бүлеге җитәкчелеге бу чарада катнашырга җыенуын белдерде.
Исегезгә төшерик: Татарстанда, Кырым халкына ярдәм итү өчен, акча җыела. Җәмәгатьчелекнең мондый инициативасын Татарстан Президенты хуплаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз