Көндез кар яварга мөмкин, дип кисәтә Татарстан синоптиклары

Җомга республика территориясендә температура күтәреләчәк

  (Казан, 5 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә кар явуы ихтимал, республика буенча бүгенге кебек һава шартлары сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
6 мартка каршы төндә явымсыз, ә көндез кар явуы ихтимал. Төнлә иң түбән температура 8-13 градус салкын, аязганда – 15-20 градус салкын. Көндез температура 1-6 градус салкын тәшкил итәчәк.
Якынча фаразлауларга караганда, җомга республика территориясендә температура күтәреләчәк.