Украинаның Рух халык фиркасе Сталинга каршы чыга

Украинаның Рух халык фиркасе Сталинга каршы чыга

(Симферополь, 5 март, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Украинаның Рух фиркасе Кырымның Ливадия Сарае территориясендә И.Сталинга һәйкәл төзүгә юл куймау турында Украина Президенты В.Ющенкога мөрәҗәгать белән чыкты. Чөнки Кырым Автономияле Республикасы хакимиятләренең Ялта конференциясенә 60 ел тулу датасын сылтау итеп, Украин, кырымтатар һ.б. халыкларны буарга тырышкан “халыклар атасы”на һәйкәл кую инициативасын “Рух” фиркасе нәфрәт хисләре белән каршы алды һәм аңа каршылык күрсәтте.

Шундый ук таләпләр белән Севастопольнең кайбер башка украин иҗтимагый оешмалары да чыкты. Ә Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев һәм аның урынбасары Рифат Чубаров скульптор Зураб Церетелиның Россия эшкуарлары акчасына ясалган И.Сталин, Ф.Рузвельт һәм У.Черчилльгә монумент куюга күптән каршы чыккан иделәр инде. Хәтта алар бу монументны Кырымга алып киләсе юлларны ябуга кадәр барачаклары хакында да кисәтеп куйды. Кырым татарларының үз җирләрендә әти-әниләрен һәм әби-бабаларын депортацияләүдәге төп җинаятьчене күрәселәре килми. Чөнки аның аркасында Кырымтатар халкының 46,2 проценты һәлак булды, мәдәният объектлары, шулай ук күчмә һәм күчемсез милли милек юкка чыкты.

Соңгы мәгълүматларга караганда, бу һәйкәлне куюда башлап йөрүчеләр Кырым хөкүмәте түгел, ә Ялта шәһәр Советы икән. Аны кую 19 майга – Кырым татарлары депортацияләгән көнгә билгеләнгән.

“Яңа дөнья” исемле кырымтатар газетасының элеккеге мөхәррире Тимур Дагджы, килеп туган хәлгә аңлатма биреп: “Әгәр З.Церетели бик теләсә, бу монументны И.Джугашвилинең туган җире Грузиядә куя ала. Ә Кырымда Сталинга урын юк”, - диде.