Казанның 5нче янгын сүндерүчеләр частенең диспетчеры Наҗия Билалова "Гадәттән тыш хәлләр гүзәле" исеменә лаек булды

Казанның 5нче янгын сүндерүчеләр частенең диспетчеры Наҗия Билалова "Гадәттән тыш хәлләр гүзәле" исеменә лаек булды

(Казан, 5 март, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Кичә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын сүндерүгә каршы хезмәт бинасында үткән "Гадәттән тыш хәлләр гүзәле" республика конкурсында Казанның 5нче янгын сүндерүчеләр частенең диспетчеры Наҗия Билалова җиңү яулады. Җиңүчегә кер юу машинасы бүләк ителде.

Конкурста барлыгы 9 хатын-кыз катнашты. "Визит карточкасы биремендә Наҗия Билалова үзе һәм эше турында сөйләде, "Икебана", "Караоке" һәм "Как я танцую" конкурсларында иҗади осталыкларын күрсәтте, ә "Май чабу"да - аш-суга осталыгын. Икенче урынны дәүләт янгын сүндерүгә каршы хезмәтенең Зәй отряды диспетчеры Лариса Тарышкина, ә өченче урынны узган елгы бәйге җиңүчесе, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика реабилитация үзәгенең шәфкать туташы Ольга Титова алды. Конкурсны оештыручы - ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кызларны көнкүреш техникасы белән бүләкләде.