Казанда наркомания проблемасы буенча "Кайнар линия" оештырылачак

Казанда наркомания проблемасы буенча "Кайнар линия" оештырылачак

(Казан, 5 март, "Татар-информ"). 11 мартта Татарстанда яшәүче һәр кеше наркомания һәм наркотикларны таратуга каршы эш итү буенча кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин. Бу көнне РФ Наркотикларны контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә "кайнар линия"оештырыла.

13-17 сәгатьләрдә 72-93-46 һәм 73-43-45 номерлары буенча ике "кайнар линия" телефоны эшләячәк. Акциядә РФ Наркотикларны контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарә башлыгы Шамил Дәүләтгилдиев, шулай ук Мәгариф, Сәламәтлек саклау, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыкларының һәм иҗтимагый оешмаларның вәкилләре катнашачак.