Яшел Үзән һәм Түбән Карамалы арасындагы боз кичүе ачылды

Кичүнең озынлыгы 1300 метр тәшкил итә. Кичүдән үтү бәясе – 60 сум. Машиналар тәүлек әйләнәсе хәрәкәт итә

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Идел елгасында Яшел Үзән шәһәре һәм шәһәр тибындагы Түбән Карамалы бистәсе арасындагы боз кичүе ачылды. Ул М-7 трассасына юлны 75 чакрымга кыскарта.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә кичүгә авырлыгы 1,5 тоннага кадәрле транспорт чараларын йөртүчеләргә керү рөхсәт ителә. Алга таба аны 2,5 тоннага кадәр арттыру күздә тотыла.
Кичүнең озынлыгы 1300 метр тәшкил итә. Кичүдән үтү бәясе – 60 сум. Машиналар тәүлек әйләнәсе хәрәкәт итә.