Татарстан синоптиклары көннәр суытачак дип вәгъдә итә

Көндез республиканың көнбатышында, ә төнлә Татарстанның бөтен территориясендә буран тукталачак

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, көндез республиканың көнбатышында явым-төшем көтелми, Татартстанның көнчыгыш районнарында исә кар явачак.
Казанда көндез 10-12 градус салкын, кичен термометрның терекөмеш баганасы 17 градуска кадәр төшәчәк. Татарстанда 7-17 градус салкын.
7 гыйнварга каршы төндә республикада болытлы һава, явым-төшемсез диярлек. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы - 22, республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән 26 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.