Авиапассажирлар Казаннан Ташкентка бер сәгатькә соңга калып барып җитәчәк

“Үзбәк авиалинияләре” самолеты аларны алырга әле бүген генә килде

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Авиапассажирлар Казаннан Ташкентка бер сәгатькә соңга калып барып җитәчәк. “Үзбәк авиалинияләре” самолеты аларны алырга әле бүген генә килде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖнең диспетчерлык хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Казан – Ташкент маршруты буенча очучы самолет кичә 22.40 сәгатьтә рейс ясарга тиеш иде. Әмма самолет Ташкенттан әле бүген генә килеп җитте. 9.30 сәгатьтә очкыч күккә күтәрелде һәм билгеләнгән пунктка юл тотты.