news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Транспорт министрлыгы шәхси транспортны чикләү турындагы мәгълүматны кире какты

Стратегиянең барлык чаралары гражданнарның мобильлеген һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга, шулай ук транспортның барлык төрен үстерүгә юнәлтелгән, диделәр ведомствода.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 2035 елга кадәр исәпләнгән яңа транспорт стратегиясе Россия гражданнары шәхси автомобильләрне куллануны чикләргә җыенмый. Бу хакта Россия Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Бүген иртән «Коммерсантъ» газетасы хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәте стратагиягә нигезләнеп, шәхси автомобильне тыеп, аларның хуҗаларын җәмәгать тарнспортына күчереп утыртырга планлаштыра. Документта бу вариант «альтернативасыз» дип аталган.

«2035 елга кадәрге транспорт стратегиясе транспортның барлык төре, шулай ук шәхси автомобильләр буенча да бернинди чикләүләр кертми», — дип Россия Транспорт министрлыгы бу мәгълүматны кире какты.

Стратегиянең барлык чаралары гражданнарның мобильлеген һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга, шулай ук транспортның барлык төрен үстерүгә юнәлтелгән, диделәр ведомствода.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100