Теләчедә мөмкинлекләре чикле кешеләргә күчтәнәчләр тараттылар

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне.

(Теләче, 4 декабрь, «Татар-информ», «Теләче-информ», Эльмира Әхмәтҗанова). Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев Теләче районында яшәүче 85 мөмкинлеге чикләнгән балага күчтәнәч тутырылган пакетлар тапшырды.

Шулай ук Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин районда яшәүче тумыштан мөмкинлеге чикле 186 кешегә азык-төлек тутырылган күчтәнәч пакетлар таратты.

3 декабрь көнне район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Дәүләт Советы депутаты Азат Зиганшин мөмкинлекләре чиклекешеләрнең хәлен белешеп, алар белән аралашты.