news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның алты муниципалитетында торак йортларны капиталь ремонтлау дәвам итә

Республика муниципалитетлары Татарстан Капиталь ремонт фондына 782 млн сумга якын акча күчерделәр.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның алты муниципалитетында күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт эшләре төгәлләнмәгән. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. 

Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре алты муниципаль берәмлектә бара», — диде Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы. Шул ук вакытта тулаем республика буенча, «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматларына караганда, йортларны капиталь ремонтлау буенча программа лимиты 99 процентка үзләштерелгән.

Декабрь башына республика муниципалитетлары Татарстан Капиталь ремонт фондына 782 млн сумга якын акча күчерделәр, бу программада каралган күләмнең 73 процентын тәшкил итә. 

«Казан шәһәре бюджетыннан акча алынмады. Финанслау графигы төзелгән һәм якын арада алар фондка җибәрелергә тиеш. Казан шәһәре башкарма комитетына бу мәсьәләне <…> контрольгә алуны сорыйм», — диде докладчы.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда әлегә бер балалар бакчасын һәм ике медицина стационарын, шулай ук башка объектларны капиталь төзекләндерү тәмамланмаган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100