Спас районында яшәүче инвалидлар мунчага, бассейнга һәм спортзалга бушлай йөри ала

Акция сәламәтлеге чикле кешеләр ункөнлеге кысаларында уздырыла.

(Спас, 4 декабрь, «Татар-информ», «Яңа тормыш»). Болгарда сәламәтлеге чикле кешеләр өчен акция уздырыла. Чараны шәһәр мунчасы, спорт залы һәм «Дулкын» йөзү бассейны оештырды.

Акция кысаларында 3 һәм 4 декабрьдә инвалидлар шәһәр мунчасына түләүсез керә ала. Шулай ук 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр алар өчен йөзү бассейны һәм спорт залына йөрү дә бушлай булачак.

«Оештыручыларга рәхмәт! Һава торышы шәптән түгел, шуңа күрә сәламәтлекнең начар булуы аеруча үзен сиздерә. Ә бу урыннарга йөрү һәр кешегә файдалы булачак» — ди бу хакта Болгарда яшәүче Руслан Галимов.