news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Коммерсантъ»: Россиядә шәхси автомобильләрне куллануны чикләргә мөмкиннәр

«Түбән экологик класслы» автомобильләрне куллануга чикләүләрне этаплап билгеләргә җыеналар.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Россиянең 2035 елга кадәр исәпләнгән транспорт стратегиясе экологик шартларны яхшырту өчен шәхси автомобильләрне куллануны чикләүне күздә тота. Бу хакта тиешле документка сылтама белән «Коммерсантъ» газетасы яза.

Стратегиядә атмосферага чыккан калдыкларның кимүенә зур игътибар бирелә. Аның авторлары мәгълүматлары буенча, зарарлы матдәләрнең 61 проценты транспорт чарасына туры килә. Шул ук вакытта зарарлы матдәләре 82 проценты юл өслегенә һәм автомобиль белән бәйле.

Ил хөкүмәте шәхси автоларны куллануны чикләргә, аларның хуҗаларын җәмәгать транспортына күчереп утыртырга җыена. Документта мондый вариант «альтернативасыз» дип аталган.

Тикшерелә торган сценарийларның берсе — «түбән экологик класслы» автомобильләрне куллануга чикләүләрне этаплап билгеләү. Сүз шул исәптән экологик булмаган двигательле машиналарга керү тыелган экологик зоналар булдыру турында бара. Тавыш белән көрәшү өчен торак кварталлар эчендә тизйөрешле режимны чикләргә, тавыштан саклый торган экраннар куярга һәм шау-шу дәрәҗәсен «цифрлы ысуллар» ярдәмендә контрольдә тоту күздә тотыла.

Моннан тыш, ил хакимияте ягулыкның альтернатив төрләренә күчү кысаларында электромобильләр өчен ягулык салу челтәрен төзергә ниятли. Ул Россиянең Европа өлеше өчен якынча 250 мең заряд станциясен үз эченә алачак.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100