news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радий Хәбиров беренче электрон санау машинасы уйлап тапкан Бәшир Рәмиевне искә алды

Бәшир Рәмиев танылган татар шагыйре Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев) оныгы.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров беренче электрон санау машинасы уйлап тапкан Бәшир Рәмиев турында үзенең социаль челтәр битендә яза.

«Бүген информатикага катнашы булган кешеләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Әлеге көн безнең республикада туган кеше — Бәшир Рәмиев белән бәйле. Бәшир Рәмиев „Стрела“ дип аталган беренче совет компьютерын уйлап тапкан. Соңрак аның эшләнмәләре совет саклану һәм космик программаларында да кулланылган», — ди Радий Хәбиров.

  • Бәшир Рәмиев 1918 елның 1 маенда Башкортстан республикасы Баймак районында туган. 1955-1968 елларда Бәшир Рәмиев Пензада яшәгән һәм эшләгән. Анда шәһәр урамы аның исемен йөртә һәм «Рәмиев» дип аталган технопарк та бар.

«Кичә Уфаның 450 еллыгы уңаеннан үткәрелгән җыелышта тиздән ачылачак математик лицейга Бәшир Рәмиев исемен бирү тәкъдиме дә булды», — диде Хәбиров.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та күренекле татар галиме исемен мәңгеләштерергә тәкъдим итә. «Бүген 4 декабрь Россия информатика көне — беренче цифрлы санау машинасы уйлап табылган вакыт. Әлеге җайланма авторларның һәм конструкторларның берсе 30 яшьлек татар егете Бәшир Рәмиев. Ул 17 яшендә үк СССР уйлап табучылар берлегенең иң яшь әгъзасы була», — ди ул.

Инженер Иссак Брук белән бергә ул СССРда беренче ЭВМ булдыручы да. 1948 елның августында Рәмиев һәм Брук СССРда беренче «Автоматик цифрлы электрон машина» проектын тәкъдим итәләр.

«2022 цифрлаштыру елы кысаларында күренекле татар галиме һәм уйлап табучысы Бәшир Рәмиев исемен мәңгеләштерү юлын (аның исеме белән урам яки технопаркны атау) уйлап табарга тәкъдим итәбез», — ди Шамил Садыйков.

Бәшир Рәмиев танылган татар шагыйре Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев) оныгы.

Бәшир Рәмиев (1918 — 1994) — совет галиме, уйлап табучы, СССРда беренче электрон санау машиналарын («Стрела», «Урал-1») эшләүчеләрнең берсе. Техник фәннәр докторы, Сталин премиясе лауреаты. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Танылган татар шагыйре Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев) оныгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100