news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: Татарстанда вакцинация теләгән темпта узмый

Татарстанда барлыгы 2 071 724 кеше коронавирустан прививка ясаткан.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация оптималь темпта бармый.

«Республикада ковидның яңа очраклары арту темпы кими, әмма вазгыять киеренке кала. Беренче чиратта, әлбәттә, 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар һәм үлем очраклары күп», — диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Хөкүмәте йортында киңәшмәдә.

«Вакцинация без теләгән темпта бармый. 175 вакцинация пункты эшли, икесе тәүлек буе кабул итә. 3 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, 2 058 000 кеше беренче компонентны ясаткан, бу олы кешеләрнең 80 процентын тәшкил итә.

Шул ук вакытта 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында бер дозаны 452 518 кеше генә ясаткан. «Бу 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 53 проценты гына тәшкил итә», — диде Алексей Песошин.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 4 декабрьгә булган мәгълүматлары буенча, Татарстанда барлыгы 2 071 724 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 625 874 кеше вакцинаның ике дозасын, ә бер көндә 13 674 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100