news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Имтиханга бәйле борчулар белән психологка мөрәҗәгать итүче балалар саны арткан

Кирәк булган очракта, укучылар өчен махсус тренинглар да оештыралар.

Имтиханга бәйле борчулар белән психологка мөрәҗәгать итүче балалар саны арткан
Рамил Гали / "Татар-информ" архивы

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда имтиханнарга бәйле борчулар белән психологка мөрәҗәгать итүче мәктәп укучылары саны арткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына интервьюда Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Лия Бодрова сөйләде.

«Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 40 процентын нәкъ менә имтиханнар белән бәйле сораулар борчый. Укучылар үзләренең хис-тойгылары белән уртаклаша. Балаларга укытучылар да, әти-әниләр дә басым ясый. Шуңа күрә бала яңа мәгълүматны авыр кабул итә», — диде ул.

Лия Бодрова укучылар өчен тренинглар үткәрүләре турында да әйтте.

«Укучылар шундый сораулар белән язга таба күбрәк мөрәҗәгать итә. Кайчакта алар өчен тренинглар да үткәрәбез», — дип сөйләде психолог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100