news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Елена Кузьмичева икенче срокка Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе итеп сайланды

Татарстан Профсоюзлар федерациясенең хисап-сайлау конференциясендә оешманың 24 кешедән торган яңа президиумын формалаштырдылар.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Елена Кузьмичева икенче срокка яңадан Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе итеп сайланды. Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган ТР Профсоюзлар федерациясенең 28нче хисап-сайлау конференциясендә катнашучылар шундый карар кабул итте. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Бүген 800 мең кешене берләштергән ТР Профсоюзлар федерациясе әле һаман да Россия һөнәр берлекләренең иң зур территориаль оешмаларыннан берсе булып калачак. Узган бишьеллык вакыйгалар һәм казанышларга бай булды. Бүгенге икътисад үсешендә төп фактор — лаеклы хезмәт хакы. Һөнәр берлекләре тәкъдиме белән федераль дәрәҗәдә җитди адымнар ясалды», — дип белдерде ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева.

Спикер билгеләп үткәнчә, бүгенге Россия тарихында беренче тапкыр хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумына җиткән һәм хәзер ул 12 мең 130 сум тәшкил итә. Татарстан икътисадының бюджет тармагы өчен минималь хезмәт хакы күләме быелның 1 гыйнварыннан, компенсация түләүләрен исәпкә алмыйча, 14 мең сум күләмендә билгеләнде.

Елена Кузьмичева ТР Профсоюзлар федерациясен 2018 елның декабреннән җитәкли. Конференциядә катнашучылар аны бертавыштан яклап чыкты, тавыш бирү ачык формада үткәрелде. Хәзер Кузьмичева оешманы тагын биш ел җитәкләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100