news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә соңгы төркем егетләрне армиягә озаттылар

Быел, көз, районнан 23 егет хәрби хезмәткә алынды.

Чирмешәндә соңгы төркем егетләрне армиягә озаттылар
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 4 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Быел, көз, районнан 23 егет хәрби хезмәткә алынды. 4 декабрьдә соңгы төркемне озаттылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Егетләр юлга кузгалыр алдыннан соңгы инструктаж үткәрелде. Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин кабат документларны барлады, юлда үзеңне ничек тотарга икәнен аңлатты.

«Бер ел тиз үтә. Сезнең хакта безгә, районга, әти-әниләрегезгә мактау хатлары гына килеп торсын, Зинһар, якыннарыгыз белән гел хәбәрләшеп торыгыз» — диде подполковник Дмитрий Палаткин.

Хәрби комиссар әйтүенчә, солдатка китүче бу егетләр дә медицина комиссиясе үткән, анализлар тапшырган. Казанга бару белән әле тагын кан анализы бирергә туры киләчәк икән.

Егетләр юлга кирәк-яракны күп алмаганнар, алар кирәкмәячәк тә. Рәхмәт яусын, районның яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек үзләренә истәлек бүләкләре тапшырды. Кесә телефоннары да үзләрендә иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100