news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан халкын Яңа елны өйдә каршы алырга чакырдылар

«Бердәм Россия»нең туган көне уңаеннан сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик кабул итү вакытында профильле ведомство вәкилләре вирустан сакланырга өндәде.

Башкортстан халкын Яңа елны өйдә каршы алырга чакырдылар
https://www.bashinform.ru/

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»).Башкортстан халкына Яңа елны гаилә даирәсендә каршы алырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Бердәм Россия»нең туган көне уңаеннан сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик кабул итү вакытында профильле ведомство вәкилләре вирустан сакланырга өндәде.

«Сез табибларның нинди режимда эшләвен күрәсез. Аларга болай да йөкләнеш бик зур. Яллардан артык файдаланмагыз, барлык саклык чараларын үтәгез», - диде Башкортстан буенча Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге җитәкчесе Динара Гашимова

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Ирина Кофанова бәйрәмнәрдә имгәнү, агулану куркынычы болай да арта, дип искәртте.

«Үз сәламәтлегегезне күзәтеп барыгыз һәм сак булыгыз», — дип билгеләп үтте спикер. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100