news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе булачак

Чараны ковидка каршы кагыйдәләрне үтәп оештыралар.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 7 декабрьдә Бөгелмәдә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Коронавиурс инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, чара ковидка каршы кагыйдәләрне үтәп оештырыла. Халык мәшгульлеге үзәге белгечләре, шулай ук эш бирүчеләр инвалид кешеләрне эшкә урнаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак», диелгән хәбәрдә.

Вакансияләр ярминкәсе 9.00 сәгаттьтә Бөгелмә, Октябрь урамы, 15 йорт, 1нче бүлмә адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: (855-94) 4-47-07.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100