news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда бер сәгатьтә 700 мең сумга якын хәйрия акчасы җыелды

Районда шәфкатьлелек марафоны булды.

(Азнакай, 4 декабрь, «Татар-информ», «Маяк»). Бүген Азнакайда инде матур традициягә әверелгән шәфкатьлелек телемарафоны үтте. Мәдәният йортында башланган марафон һәр елдагыча, туры эфирда барды.Азнакайлылар тарафыннан бер сәгать эчендә 700 мең сумга якын акча җыелды. Марафон көн буена дәвам итеп, анда һәркем үз өлешен кертергә ашыкты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чараны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларның гомер-гомергә ярдәмләшеп, тормыш сынауларында бер-берләренә терәк булып яшәүләрен ассызыклады. Чара барышында шәфкатьлелек ярдәме тартмалары яныннан кешеләрнең өзелмәве дә әнә шуңа дәлил иде.

Физик мөмкинлекләре чикле район кешеләренә даими ярдәм күрсәтүчеләргә район башлыгы ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Районның хезмәт коллективлары, нефтьчеләр, шәхси эшмәкәрләр ел саен районның шәфкатьлелек чарасында үзләреннән зур өлеш кертә. Ел дәвамында күрсәтелгән ярдәм хакында инде әйтәсе дә юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100