news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов Казан хосписына 50 мең сумлык махсус азык-төлек җыелмалары тапшырды

Депутат Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов белән Казанда икенче хоспис төзелеше турында фикер алышты.

Айрат Фәррахов Казан хосписына 50 мең сумлык махсус азык-төлек җыелмалары тапшырды

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Казан хосписы пациентлары белән очрашты һәм хосписка 50 мең сумлык махсус азык-төлек җыелмалары тапшырды. Бу хакта депутатның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу юлы Фаррахов хоспис пациентларына шәхси акчаларына сатып алынган 50 мең сумлык махсус азык-төлек җыелмалары тапшырды. Депутат палаталарга кереп чыкты һәм очрашуда була алмаган пациентларның хәлләрен белеште, табиблар белән очрашты», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук депутат Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов белән Казанда икенче хоспис төзелеше турында фикер алышты. «Төзелеш эшләрен тәмамлау өчен 400 млн сумнан артык акча җыярга кирәк. Икенче этапта җиһазлар алу өчен акча кирәк булачак. Безгә хәзер бу проектны тәмамлау өчен ярдәм кирәк», — дип сөйләде Вавилов.

«Казан хосписы проектын без күп еллар элек башладык, һәм бүген аның шундый үсеш кичерүен күрү - зур бәхет. Бу елның март аенда өлкән пациентлар өчен икенче корпус төзелеше башланды. Ярдәм итү мөмкинлеге булган барлык кешеләрне дә бу эштә катнашырга чакырам», — диде Фәррахов.

Бүгенге көндә Казан хосписы стационарында көн саен 17 балигъ булмаган пациент һәм 18 яшьтән өлкәнрәк 18 пациент паллиатив ярдәм ала. Казан хосписының төрле яшьтәге тагын 150 пациентына өйләрендә күчмә хоспис тарафыннан хезмәт күрсәтелә.

2020 елның мартында өлкән пациентлар өчен 60 урынлы хосписның икенче корпусын төзү эшләре башланды. Аны төзүгә акча җыю белән Анжела Вавилова исемендәге фонд шөгыльләнә. Төзелеш һәм җиһазлар якынча 750 млн сумга төшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100