Тукай районында инвалидлар елдан-ел арта

Бњген инвалидлар оешмасында бүген 3194 кеше әгъза булып тора, шуларның 395е - урында ятучылар

 (Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Тукай районы инвалидлар оешмасында бүген 3194 кеше әгъза булып тора. Шуларның 395е - урында ятучылар. Әйтергә кирәк, бу сан елдан-ел арта бара. Мәсәлән, моннан 15 еллап элек инвалидлар саны 1300 тирәсе генә иде, ди оешманың җитәкчесе Гөлфидә Гыйниятуллина.
Ветераннарның да 75 проценты физик мөмкинлекләре чикле кешеләр. Шуңа күрә инвалидлар оешмасы район ветераннар советы белән тыгыз бәйләнештә эшчәнлек алып бара. Быел эш аеруча җанлы барды. Яздан ук инвалидларның яшәү шартларын тикшерелде, күп кенә кичектергесез мәсьәләләр хәл итүгә алынды. Инвалидларга медицина хезмәте күрсәтү, авыруларны кисәтү эшен яхшырту максатыннан район үзәк больницасы һәм социаль яклау идарәсе белән берлектә төрле чаралар күрелде. Мөмкинлекләре чикле кешеләрне стационар шартларда дәвалау соңгы елларда активлашты, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.