ТРда юл оешмалары кышкы чорда гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларын эксплуатацияләүгә әзер

Предприятиеләр бозлавыкка каршы әзерләнгән материаллар турында хисап тапшырган

  (Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда юл оешмалары кышкы чорда гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларын эксплуатацияләүгә әзер. Предприятиеләр бозлавыкка каршы әзерләнгән материаллар турында хисап тапшырган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

8 подрядчы оешма кышкы чорда юлларны тәртиптә тотачак, бу – “Татавтодор” ААҖ, “Татнефтедор” ҖЧҖ, “Алексеевскдорстрой” ААҖ, “Каздорстрой” ААҖ, “Шешмадорстрой” ҖЧҖ, “БРУС” ҖЧҖ, “МДСУ-1” ҖЧҖ һәм “Чистопольский автодор” ҖЧҖ. Алар, бозлавыкка каршы көрәш өчен, 40 мең 817 т тоз һәм 165 мең 629 т ком-тоз катнашмасын туплаган – бу тотрыклы эшчәнлек өчен җитә.

Моннан тыш, 266 катнаш юл машинасы, 142 автогрейдер, 580 кардан чистарту машинасы һәм 102 ротор кышкы шартларда эшләргә тулысынча әзер.

Юл оешмаларына кышкы шартларда төбәк әһәмиятендәге 13,6 км юлга хезмәт күрсәтәсе була.