ТР прокуроры коллегалары белән диннәрара мөнәсәбәтләр нигезендә килеп чыккан җинаятьләрне профилактикалау мәсьәләләре турында сөйләште

И.Нәфыйков фикеренчә, көчләрне берләштереп кенә экстремизмга каршы көрәштә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була

 (Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР прокуратурасында диннәара мөнәсәбәтләр нигезендә килеп чыккан җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләренә багышланган ведомствоара киңәшмә булды.

ТР прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР дини оешмалары вәкилләре, ТР прокуратурасы хезмәткәрләре катнашты.

ТР прокуроры чыгышында билгеләп үткәнчә, безнең җирләрдә борынгы заманнардан ук төрле милләт һәм дин кешеләре дустанә һәм тыныч яшәде.

“Хәзер экстремистлар вазгыятьне үзгәртергә телиләр. Безнең йортыбыз – Татарстанны тынычлык беркайчан да калдырмасын өчен, сөйләшеп чаралар күрү – безнең көчтә”, - дип ассызыклады Илдус Нәфыйков.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Эльвира Зарипова диннәрара мөнәсәбәтләр нигезендәге җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалауга комплекслы якын килүне оештыру турында чыгыш ясады.

ТР буенча ЭЭМ министры урынбасары Рафаиль Гыйльманов диннәрара мөнәсәбәтләр нигезендәге җинаятьләргә һәм хокук бозуларга каршы кулланыла торган чаралар турында чыгыш ясады.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин дин оешмалары объектларында янгыннарны профилактикалау буенча чараларга кагылды.

Төрле дин вәкилләре дин оешмалары объектларында куркынычсызлыкка бәйле вазгыять турында сөйләделәр.

Соңыннан катнашучылар, милләтара һәм диннәрара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге катлаулы хәлләр килеп чыкмасын өчен, кулланылырга тиешле чаралар турында сөйләштеләр.

Илдус Нәфыйков, киңәшмә эшендә катнашкан өчен, руханиларга, шулай ук, экстремизм чагылышларына каршы көрәштә багланышта булган өчен, хокук саклау органнарына рәхмәт белдерде.