ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы ятим балалар өчен 261 торак бина алган

Быел Татарстанда 265 ятим бала торак белән тәэмин ителергә тиеш

  (Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы ятим балалар өчен 261 торак бина алган.
Быел Татарстанда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны найм килешүләре нигезендә тораклы итү турындагы республика программасы буенча 265 ятим бала торак белән тәэмин ителергә тиеш, дип хәбәр итә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте.