Тикшерү элеккеге ТР юстиция министрының улына өй шартларында арест салуга ирешергә ниятли

Ул тикшерү белән килешеп китергән зыянны кайтара башлаган

  (Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Якындагы көннәрдә тикшерү элеккеге ТР юстиция министры Мидхәт Кормановның улы Илдар Кормановка өй шартларында арест салу турындагы ходатайство белән судка мөрәҗәгать итәргә ниятли. Бу хакта бүген журналистларга Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин белдерде.
Аның сүзләренә караганда, гаепләнүче тикшерү белән килешкән һәм 47 млн сумны түли башлаган. “Мондый вәзгыятьтә сак астына алу чарасын кабул итмәбез дип уйлыйм. Хәзер сүз өй аресты турында бара. Якындагы көннәрдә бу чара турындагы ходатайство белән судка мөрәҗәгать итәбез”, - дип аңлатма бирде Айрат Әхмәтшин.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары белдергәнчә, гаепләнүчегә китергән зыянны кайтару өчен вакыт бирелгән.
Айрат Әхмәтшин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта бу эш буенча сорау алулар һәм экспертиза билгеләнгән. Тикшерү алып баручы вәкил бу эшне тикшерү эшләрен 3-4 айда тәмамлау планлаштырыла, Корманов “мошенниклык”тан кала башка матдәләр буенча да гаепләнергә мөмкин дип белдерде. Әлегә “Мошенниклык” матдәсе буенча җинаять билгеләре карала. Шул ук вакытта Айрат Әхмәтшин бу эш судка барачак дип белдерде.
ТР прокуроры Илдус Нафиков фикеренә караганда, хәзер тикшерүгә кылынган җинаять нечкәлекләрен ачыкларга кирәк. “Бер эпизодта һәм бер затта гына тукталырга кирәкми. Эшне киңрәк колачларга кирәк”, - дип саный ул.