Студент хезмәт отрядлары киләчәктә яңа үрләрне яуларга әзер – Ринат Садыйков

Форум эшендә 1200 делегат катнашты

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең уку-лаборатория корпусында ТР студент хезмәт отрядлары хәрәкәтенең 50 еллыгына багышланган “Татарстан студент отрядларының буыннар слеты” республика форумы узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Слетка ветераннар сафыннан, бүгенге көндә студотрядлар составындагылардан, яшьләр иҗтимагый оешмалары активистларыннан һәм башка структуралардан 1200 ләп делегат җыелган иде.
Татарстанның студент хезмәт отрядлары тарихының чишмә башы 1963 нче елга барып тоташа. XX гасырның 70-80 нчы еллар яшьләре өчен студент хезмәт отрядлары сүзтезмәсе тылсымлы фраза булган. Җәен студентлар III хезмәт семестрына аяк баскан. 1963 нче елда Казан дәүләт инженер-төзелеш институтының 200 студенты Казакъстанның ятма җирләрен үзләштерүгә җибәрелә. Киләсе елда аларга башка вуз студентлары кушыла. Шул вакытта студент отрядлары эшчәнлеге киң колач җәя башлый. 1967 нче елда Татарстанда даими гамәлдә булучы республика студент отрядлары штабы барлыкка килә. 70 нче еллар уртасына штабта 15 мең кеше исәпләнә. Студентлар төрледән-төрле тармакларга үтеп керә башлый. 1996 нчы елда республика яшьләр хезмәт биржасы Республика студент хезмәт отрядлары үзәгенә әверелә. Төзелеш отрядлары ил территориясендәге, шулай ук республикадагы берничә эре предприятиеләрне сафка бастыруда үзләреннән саллы өлеш кертә. Бүгенге көндә студентлар ерак араларга йөрүче поездларда проводниклар, педагогик отрядларда әйдаманнар, археологик отрядларда тикшеренүчеләр булып, сервис отрядларда хезмәт күрсәтү өлкәләрендә һәм башка юнәлешләрдә көч түгә. Алар Ауропадагы иң эреләрдән саналган “ТАНЕКО” нефть эшкәртү заводын сафка бастыруда һәм Көнбатыш Ауропа – Көнбатыш Кытай халыкара автомагистрале төзелешенә дә җәлеп ителгән.
Хәрәкәтнең тарихына кагылышлы мәгълүмат яңгыраганнан соң сәхнә түренә студотрядларның байраклары чыгарылды һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары аягүрә тыңланды.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов чыгышында бүгенге көндә студент отрядлары хәрәкәте үсешенә җитди игътибар өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Ул Фәрит Мөхәммәтшинга җылы сүзләргә, изге теләкләргә бай чыгышы өчен дә рәхмәтен ирештерде. “Бәлки, бүген югары технологияле проектлар тормышка ашырылу белән бәйле рәвештә, бик үк гади вакыт түгелдер дә, чөнки әле тәҗрибәсез яшьләргә дә ирек бирергә туры килә, әмма ышаныч хисе булмаса өметле буын үсә алмаячак”, – дип Рафис Борһанов яшьләргә ышанып аларны эш белән тәэмин итүче предприятие җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. “Сез барыгыз да бер телдә сөйләшүчеләр, бер үк күтәренке рух кичерүчеләр, бертөсле фикер йөртүчеләр, бер үк җырларны башкаручылар – моны күрү бик куанычлы”, - дип мөрәҗәгать итте ул залдагыларга. Министр студент отрядлары хәрәкәтенең 60 еллыгы да билгеләп үтеләчәгенә ышанычын җиткерде.
Рафис Борһанов хәрәкәт үсешенә үзеннән өлеш керткән затларга министрлыкның мактау билгесен тапшырды. Бөтенроссия студент отрядлары штабы комиссары Ләйлә Рәсулова Рафис Борһановны һәм хәрәкәтнең төрле чорлардагы тагын берничә активистын 2009 нчы елда гамәлгә кертелгән студент отрядларының күкрәк билгесе белән бүләкләде.
 Ветеннардан форумда иң беренче студент төзелеш отрядының беренче комиссары Анатолий Кадвицкий, Николай Рукавишников һәм башкалар бар иде. Анатолий Котвицкий студотрядларда эшләүнең яшләр өчен файдалы булуына басым ясады, бу хөрмәт казануга һәм ихтирамга лаек шәхес булуга мөмкинлек бирә.
Республика студент отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков барча җыелган халыкны шушы олы юбилей белән тәбрикләде. “Студент отрядлары – җитди тормыш мәктәбе дип кыю төстә әйтеп була. Бүген без 50 ел дәвамында башкарылган олы күләмле эшкә йомгак ясыйбыз, аның нәтиҗәләре юбилейга дип махсус чыгарылган китапта чагылыш таба. Студент отрядларында эшләүче яшьләр икътисадның барлык тармакларына үзләреннән өлеш кертергә тели. Без яңа үрләрне яулауга әзер!”, - дип белдерде ул.
Форум концерт номерлары белән үрелеп барды.