Рафил Ногманов ТР ЭЭМ хезмәткәрләренең кулга алынуына аңлатма бирде

Араларында “сугыш” барган ике махсус хезмәт тә бар көчләрен экстремизм проблемасына юнәлдерергә тиеш, дип саный ул

  (Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, ТР буенча ЭЭМ министрының элеккеге урынбасары Рафил Ногманов “Татар-информ” МАна ТР ЭЭМ хезмәткәрләренең кулга алынуына аңлатма бирде.
Агентлык белән әңгәмәсендә Рафил Ногманов килеп чыкан вазгыять һәм ике структура арасында мөмкин булган конфликт, аны хәл итү перспективалары турында фикерен әйтте.
Аның фикеренчә, хәзер нинди дә булса конфликтлар өчен вакыт түгел.
“ТР прокуратурасы ТРда чиркәүләрне яндыру сериясен теракт буларак бәяли. Террорчылык, экстремизм… Әлеге җинаятьләр буенча эшләргә кирәк бит. Араларында “сугыш” барган ике махсус хезмәт бар көчләрен әлеге проблемаларга юнәлдерергә тиеш. Бүген бу, наркотикларга караганда да, куркынычрак. Ә монда без бер-беребез арасында исәп-хисап ясыйбыз. Мине, гражданин буларак, бу эш борчый, чөнки, кызганыч, экстремизм һәм террорчылык дулкыны үсә”, - диде ул.