Прокуратура коррупционерларга карата җаваплылыкның кырыс чараларын куллануны яклаячак - И.Нәфыйков

Коррупция җинаятьләре түрәләр, эшмәкәрләр арасында киң таралган

 (Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Норматив хокукый актларны, шулай ук аларның проектларын коррупциягә каршы тикшерү сизелерлек профилактика потенциалына ия, дип белдерде бүген матбугат конференциясендә ТР прокуроры Илдус Нәфыйков.
Агымдагы елда прокурорлар 24 мең хокукый акт һәм аларның проектын өйрәнгән, якынча 2 меңендә коррупциоген моментлар табылган һәм бетерелгән. Моннан тыш, прокурорлар якынча 1,5 мең законсыз хокукый актны тикшергән.
Профилактика эшләре барышыда 2 меңнән артык вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 250дән артык вазыйфаи зат – административ җаваплылыкка. 160 факт буенча җинаять эше кузгатылган. Шулай ук судларга 600дән артык дәгъва гаризасы юлланган, дип хәбәр итте күзәтчелек органы җитәкчесе.
Үткән чорда 1100 артык коррупция белән бәйле җинаять теркәлгән, аның 272се - ришвәт алу очрагы. Нәтиҗәдә, ТР прокуратурасына 220 эш килеп иреште, аның 6сы өстәмә тикшерүгә юнәлдерелгән, 2 эш – тикшерү стадиясендә, 233 кешегә карата 212 эш судка җибәрелгән.
Ришвәтчелек җинаятьләре, бигрәк тә, ришвәт бирү фактлары, прокурор билгеләп үткәнчә, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре арасында киң таралган.
Шул ук вакытта Илдус Нәфыйков фикеренчә, хокук саклау органнарының бурычы – “зур балыкны” – коррупция схемаларын оештыручыларны тоту.
“Хезмәткәрләр алдында судта тагын да кырысрак чарага ирешү бурычын куям, штраф та булсын, иректән мәхрүм итү дә булсын (штраф түләтелергә тиеш, кеше моның кесәсенә зыян салуын күрергә тиеш). Әлегә штраф санкцияләре күбрәк, минемчә, иректән мәхрүм итү бик кулланылмый.
Прокурорның позициясе шундый: бер яктан – тикшерү органнарының процессуаль эшчәнлеген күзәтү, икенче яктан – катгый эшләргә, тәэсир итү чараларын тәкъдим иткәндә тагын да кырыс булырга”, - диде ТР прокуроры.
Шул ук вакытта Илдус Нәфыйков әйткәнчә, ТР прокуратурасы җинаять эшен кузгатканда да, аларны судта караганда да, коррупционерларга карата җаваплылыкның кырыс чараларын куллануны катгый рәвештә яклаячак. Күзәтчелек органы җинаятьчегә карата чараны сайлаганда да, кырыслыкны таләп итәчәк.