Кама Тамагында суга батуны булдырмау максатыннан 122 тикшерү үткәргән

49600 сумлык 116 административ беркетмә төзелгән

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Бүгенге көнгә кешеләрнең сулыкларда батуны булдырмау һәм хокукый актларны саклау максатыннан бүгенге көнгә ГИМС Кама Тамагы инспекторлар участогы 122 тикшерү үткәргән. 49600 сумлык 116 административ беркетмә төзелгән, шуның яртысы түләтелгән.
Моннан тыш, инспекторлар гомуми белем бирү учреждениеләрендә өйрәтүләр, оешмаларда һәм балыкчылар белән әңгәмәләр үткәргән. Мәктәп яшендәге балалар арасында “Бозлыкларда сак булыйк” рәсем конкурсы игълан ителде, ә навигация чорында “Уылдык-2013” операциясе үткәрелде. Коену сезонында “Без сулыкларда куркынычсызлык өчен” акциясе узды.
“Күрелгән кисәтү чаралары һәм билгеләнгән территорияне инспекторларның өзеклекләрсез күзәтүенә карамастан хәл киеренке булып кала. Ел дәвамында сулыкларда 15 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 16 кеше үлгән, шуларның дүртесе безнең районда, шул исәптән бер бала”, - ди “ТР буенча Россия МЧС ГИМС үзәге” ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы өлкән дәүләт инспекторы Нияз Нуриев.
Бу хакта “Идел таңнары” газетасы.