Иртәгә Татарстанда кар ява

Төнлә - 4-9 градус салкын

 (Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә ТРның барлык районнарында кар ява.
Болытлы һава, төнлә һәм көндез республиканың күпчелек районында бераз кар ява. Урыны белән буран һәм бозлавык булуы ихтимал. Иртән һәм көндез көньяк-көнбатыш җилнең 15-17 м/с кадәр көчәюе көтелә.
Төнлә - 4-9, республиканың көнчыгышында – 15 градуска кадәр салкын, көндез – 0-5. Юлларда – бозлавык, көндез – урыны белән кар көртләре.
Казанда шулай ук болытлы һава була, кар ява. Төнлә - 5-7, көндез - 1-3 градус слкын, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.