Фәрит Мөхәммәтшин: “Студент төзелеш отрядлары күпләргә зур тормышка юллама биргән”

Казанда ТР студент хезмәт отрядлары хәрәкәтенең 50 еллыгына багышланган слет ачылды

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 50 ел элек безнең республикада студент хезмәт отрядлары пәйда булып, алар башында энергиясе ташып торган яшь комсомолчылар булган бу хәрәкәтнең тормышыбызга нинди саллы өлеш кертүен без әле бүген дә тулысынча бәяләп бетерә алмыйбыз. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Татарстан студент отрядларының буыннар слеты” республика форумында ясаган чыгышында әнә шул фикерне җиткерде.
 Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең уку-лаборатория корпусында узган әлеге форум ТР студент хезмәт отрядлары хәрәкәтенең 50 еллыгына багышланган. Аның эшендә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, әлеге хәрәкәтнең ветераннары, бүгенге көндә төрле эшчәнлек юнәлешләре буенча студотрядлар сафында торучылар, яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары катнашты.  
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты, Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте исеменнән шушы тантаналы слетка дип Татарстан башкаласына килгән 1200 делегатны сәламләде. Парламент рәисе ассызыклап үткәнчә, узган 50 елда студент төзелеш отрядлары төрле чорларны кичерде. Аның фикеренчә, студент төзелеш отрядлары хәрәкәте чәчәк атуы нәтиҗәсендә, Татарстанның төрле уку йортлары студентлары мөһим объектларны төзеп, Татарстанның, Россиянең икътисадына үз өлешен кертеп кенә калмады, ә бу хәрәкәтнең яшьләрдә хезмәткә мәхәббәт уятуда, куллары белгән эшне тормышта кулланырга өйрәтүдә, төрле тормыш шартларына яраклаштыруда әһәмияте әйтеп бетергесез зур. “Соңгы елларда бу хәрәкәт әйдаманнары зур миссия үти. Бу бик бөек эш”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул бүген форум ачылыр алдыннан 60-70 нче елларда студентларның эшчәнлеге күрсәтелгән фильмга тукталып: “Без ветераннар алдында баш ияргә тиешбез. Сезнең катнашыгызда объектлар төзелешен карап, яшьлегебез хатирәләрен яңарттык. Ул вакыттагы сезнең активлык төзелеш отрядлары традицияләрен алга сөрүгә этәргеч булды”, - дип мөрәҗәгать итте. Дәүләт Советы Рәисе аеруча танылган ветераннарны санап узды һәм тарихка күз салып, аларның төрле оешмалар төзелешенә керткән өлешен шәрехләп үтте. “Сезнең хезмәтегез ярдәмендә Компрессор заводы, Зәй ГРЭСы, Теплоконтроль, Оргсинтез, КАМАЗ заводлары сафка бастырылды”, дип белдерде ул. Форумда катнашучылар, исеме аталганнарның һәммәсенә көчле алкышларын җиткерде.
“Татарстанның студент отрядлары тарихы максатка омтылучанлык, хезмәт сөючәнлек, энтузиазм белән дан тота. Бүген дә студент отрядларына киңкүләм проектларны тормышка ашыру барышында ихтыяҗ зур. Алар Сочида Олимпия объектлары төзелешенә, Ямал ярымутравында газ эшкәртү станцияләрен эшләүгә җәлеп ителә”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул ассызыклаганча, студент отрядлары хәрәкәте 50 ел дәверендә катлаулы юл узды. “Ил үзгәрде, сәяси строй, икътисад үзгәрде... Шулай да тамырдан үзгәрешләргә, 90 нчы еллар сикәлтәләренә карамастан, без бу хәрәкәтне торгызуга, аны үстерүгә ирештек”, - ди парламент башлыгы. “Тормыш үзе үк әйтеп тора: икътисадның алдынгы тармакларының тотрыклы үсеше студентчылык активы катнашыннан башка була алмый”, - дип, ул студентларның балалар бакчалары, юллар төзелешендә, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңартуга, торгызуга, урман фондын саклап калуга үз өлешен кертүен билгеләп узды. Моннан тыш, медицина, авыл хуҗалыгы тармагы юнәлешләрендә эшләүчеләр дә бар.
Фәрит Мөхәммәтшин быел төзелеш отрядлары составында эшләүчеләрнең саны буенча безнең Совет чорында булган саннарга якынлашуыбызны әйтеп үтте. Аның фикеренчә, бу бик сөенечле күренеш. “Бу студент отрядлары хәрәкәтенең янә яшәрүен, тернәкләнүен һәм тормышыбызга актив үтеп керүен күрсәтә”, - дип, ул студентларны эш урыннары белән тәэмин итүче предприятие җитәкчеләренә дә рәхмәтен җиткерде. “Студент отрядлары бөтенроссия хәрәкәте илебезнең йөзләрчә мең яшьләре өчен хезмәт, патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүче мәктәбе булып килде һәм шулай кала да. Бүгенге көннең күп кенә эре дәүләт эшлекләре дә студент төзелеш отрядларында чирканчык алган һәм шунда кулын чарлаган. Нәкъ менә студент төзелеш отрядлары күпләргә зур тормышка юллама биргән”, - дип җөпләде Фәрит Мөхәммәтшин һәм берничә кешегә Рәхмәт хатлары тапшырды.