“Яшел рекорд” кысаларында агачларны һава торышы температурасы 15 градус салкын булганчы утыртачаклар

Технология агачларны туфрак 50 сантиметрга кадәр катканчы утыртырга мөмкинлек бирә, дип саный белгечләр

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Виславская). “Яшел рекорд” кысаларында агачларны утырту кыш көне дә, һава торышы температурасы 15 градус салкын булганчы, дәвам ителәчәк. Бу хакта бүген Казан һәм республика ММЧ журналистлары өчен, Казан мэриясе тарафыннан оештырылган матбугат-сәфәре вакытында билгеле булды.

Быел октябрь аеннан Казанда “Яшел рекорд” проекты тормышка ашырыла. Көз дәвамында предприятие, администрация, “Горводзеленхоз” хезмәтләре һәм шәһәр халкы зур агачлар һәм куаклар утырту өчен, урамнарга чыкты. Күптән түгел Казан ратушасында көзге сезонның нәтиҗәләре ясалды.

Салкыннар җитсә дә, яшь агачлар белән эш дәвам ителә. Бүгенге бурыч – аларны җылыту һәм салкыннарга әзерләү. Октябрьда 200ләп агач утыртылган Вишневский урамында белгечләр юкәләрне икенче кат капчыклар белән төрәләр һәм агач тирәсенә өстәмә баулар сузалар.

Казан Башкарма комитеты тышкы уңайлыклар булдыру комитетының агачларны һәм күпләп ял итү урыннарын тәртиптә тоту бүлеге башлыгы Светлана Сапарина хәбәр итүенчә, программа кысаларында 47 меңнән артык зур агач утыртылган. Күбрәк үз питомникларыбызда үстерелгән үсентеләргә өстенлек бирелә, алар яхшырак үсеп китә. Мәсәлән, хәзер Вишневский урамында 18 яшьлек юкәләр үсә.

Технология агачларны туфрак 50 сантиметрга кадәр катканчы һәм һава торышы температурасы 15 градус салкын булганчы, утыртырга мөмкинлек бирә, дип саный белгечләр.

Шәһәрнең торак оешмалары да эшли. Идарә компанияләр үзләренең яшел өмәләрен уздырганнар. Вишневский урамындагы 55 нче йорт ишегалдында Вахитов районы идарә компаниясе белгечләре яшәүчеләр гаризасы буенча һәм аларның катнашында күптән түгел тугыз кечкенә нарат утырткан, хәзер аларны агач борысларыннан ясалган җайланма белән каплыйлар.

Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетының санитар тәртиптә тоту һәм торак фондында уңайлыклар булдыру бүлеге башлыгы Алмаз Кәлимуллин

ачыклык керткәнчә, бу яшь агачларны кар басымыннан саклап калачак һәм үсентеләрне коммуналь хезмәтләргә күренерлек итәчәк. Мондый конструкция агачларның үсүенә комачауламаячак, ә яз көне бу җайланмалар алыначак.