Татарстан вәкилләре Мәскәүдә лаеклы хезмәт мәсьәләләре буенча халыкара конференциядә катнаша

Республика делегациясен ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин җитәкли

  (Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан делегатлары 11-12 декабрьдә Мәскәүдә РФ Президенты Владимир Путин катнашында узачак лаеклы хезмәт мәсьәләләре буенча халыкара конференциядә катнашачак.
Конференция РФ Хөкүмәте тарафыннан Халыкара хезмәт оешмасы ярдәме белән социаль диалогны җайга салу, заманча икътисад һәм социаль үсеш шартларында лаеклы хезмәт программасын гамәлгә ашыру буенча фикерләр һәм тәҗрибә уртаклашу максаты белән оештырыла.
Конференциядә 16 халыкара профсоюз оешмасы һәм эш белән тәэмин итүчеләр, 80 дәүләт хакимияте делегатлары, гомумән алганда 800 дән артык кеше катнаша.
Татарстан делегациясен ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин җитәкли. Шулай ук конференциягә министрның берене урынбасары Айрат Хәсәнов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе Илдар Бәдриев һ.б. бара.
Пленар утырышның темасы: “Икътисади үсеш өчен социаль чакыру”. Биредә хезмәт базарын глобальләштерүнең хезмәт стандартларына йогынтысы, шулай ук хезмәт базары һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хокуклары сыгылмалыгы буенча фикер алышачаклар. Дебатлар кысаларында хезмәткәрләр хокукларын яклау, хезмәт стандартлары ролен һәм икътисади үсешкә йогынтысын күтәрү мәсьәләләре һ.б.каралачак.
Дөньяви икътисад үсеше кысаларында хезмәт базарының проблемалы мәсьәләләрен хәл итү буенча тәкъдимнәр конференциянең нәтиҗәсе булачак, дип хәбәр итә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.