“Татар-информ” МАнда – Халыкара волонтерлар көненә багышланган видеоконференция

ММЧ вәкилләре видеоконференциядә катнашырга чакырыла

 (Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 5 декабрьдә 13.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Халыкара волонтерлар көненә багышланган видеоконференция уза.
Онтайн-аралашуда аппарат җитәкчесе – “Казанда 2013 ел Универсиадасы Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директоры урынбасары Лариса Сулима һәм волонтерлар белән эшләү департаменты директоры Александр Карпов катнаша, алар Россиядә һәм Татарстанда волонтерлар хәрәкәте үсеше турында сүз алып барачак.
Шулай ук төрле яшьтәге волонтерлар Наталья Гридина, Алмаз Аскаров та Бөтендөнья студентлар уеннарыннан нәрсә көтүләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Искәртеп узабыз, Бөтендөнья җәйге уеннарга волонтерлар җыю буенча заявка кампаниясе 1 гыйнварда тәмамлана. 2013 елгы Универсиадада 20 мең волонтер катнашачак.