Казан-Буа поездының расписаниесе үзгәрә

Үзгәрешләр 7 декабрьдән гамәлгә керә

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Техник сәбәпләргә бәйле рәвештә, 7 декабрьдән 6373 нче Казан-Буа поездының расписаниесе үзгәрә. Состав Татарстан башкаласыннан 11 сәгать 50 минутта китә. Лагерная станциясендә 12.03-12.04 аралыгында тукталыш ясый, Яңа Аракчинода көндезге беренче 12 минуттан беренче 13 минутка кадәр туктап тора. Юдинода тукталыш ясау вакыты 12.21-12.22 аралыгында. Обсерватория, 774 нче км, Васильево, Яшел Үзән, Волга станцияләрендә тукталыш ясый-ясый поезд 13 сәгать 11 минутка Свияжскига килеп җитә. Аннан соңгы юлын состав үзенең гадәти графигы буенча дәвам итәчәк. Бу хакта Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәте хәбәр итә.