Һава торышы начараю сәбәпле, ТР Дәүләт автоинспекциясе юлга, шул исәптән, шәһәрдән чыгудан тыелып торырга киңәш итә

Юлга чыккан очракта юл-метеорология шартларын исәпкә алып, оптималь тизлекне сайларга кирәк

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Һава торышы начараю аркасында, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе юлга, шул исәптән, шәһәрдән чыгудан тыелып торырга киңәш итә.

Алдан хәбәр ителгәнчә, иртән һәм көндез Татарстанда юеш кар һәм яңгыр явуы, урыны белән буран булуы, юеш кар ябышуы, бозлавык булуы, һәм көньяк-көнчыгыш җилнең көчәюе көтелә.

Юлга чыккан очракта бик игътибарлы булырга, юл-метеорология шартларын исәпкә алып, оптималь тизлекне сайларга кирәк.

Шулай ук шунысын истә тотарга кирәк, машинаны узу максаты белән каршы юлга чыгу иң куркыныч маневр булып тора.

Исегезгә төшерик, Казанның ЮХИДИ идарәсе автомобиль хуҗаларын юл буена машиналарын куймаска чакыра, чөнки ул кардан чистарту техникасына комачаулый. “Андый машиналар махсуслаштырылган урыннарга алып кителә. Йөк транспортларының тәгәрмәчләренә блокираторлар куела”, - дип ассызыклыйлар алар.