Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Миңнехановны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Россия Президенты бүген Кызыл мәйданда Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский һәйкәленә чәчәкләр салачак.
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Халыклар бердәмлеге көне — Россия халыкларының бердәмлеген гәүдәләндерүче бәйрәм. Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны котлавында шулай дип язган.
«Бу бәйрәм безне илебез тарихы битләренә мөрәҗәгать итә, Ватанга карата гражданлык бердәмлеге һәм ихлас, тирән мәхәббәт традицияләрен ныгытуга хезмәт итә, без аларны бабаларыбызның күп буыннарыннан бөек, бәяләп бетергесез мирас итеп алдык», — дип язган Путин.
Россия Президенты бүген Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашачак. Иртән Владимир Путин яшьләр оешмалары вәкилләре белән Кызыл мәйданда Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский һәйкәленә чәчәкләр салачак.
Шуннан соң Россия Президентына Спас манарасы курантларының яңартылган кыңгырау чыңы тәкъдим ителәчәк. Аннары Владимир Путин 2016 елда сүтелгән Мәскәү Кремленең 14нче корпусы урынында төзелгән Чудов монастыре археологиясе музеенда булачак. Яңа музей киңлеге элеккеге административ бинаның подвалларында оештырылган, анда Россия Фәннәр академиясе Археология институты галимнәре уникаль ачышлар ясый алган. Алар XII гасыр- XIII гасыр башларында, Мәскәүнең аякка басу чорында, XIV–XVI гасырлардагы монастырь корылмалары калдыкларын, таш сәнгате һәйкәлләрен тапкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз