420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Халыклар бердәмлеге көне Россия халкына үткәннең батырлыгын искә төшерә һәм киләчәк буыннарга сабак бирә. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе халкына бәйрәм котлавында әйткән.
«Халкыбызның бердәмлеге - Ватанны иң авыр чорларда коткару нигезе ул. Халкыбыз өчен Ватанга тугрылык һәм бердәмлекне саклаган вакытта ирешеп булмаслык максатлар һәм хәл ителмәслек бурычлар юк. Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим!» - диелгән Игорь Комаровның котлавында.