4 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады, Саҗидә Сөләйманова премиясенең яңа лауреатлары билгеле.

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады / "Милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлык һәм татулык республика казанышларының ныклы нигезе булып тора", - дип билгеләп үтә Президент.

Песошин Татарстанның «Театраль Идел буе» этабында җиңгән спектакльне карады / «Театраль Идел буе» проекты яшьләрне театр мохитенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Президенты: Безнең күпмилләтле халык өчен дуслык - тормыш принцибы / “Безнең йорт - Татарстан” фестиваленең гала-концертында Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды.

Саҗидә Сөләйманова премиясенең яңа лауреатлары билгеле / Премияләр иртәгә тантаналы шартларда Әлмәт театры сәхнәсеннән тапшырылачак.

Игорь Комаров: Халкыбыз бердәмлеге - Ватанны авыр вакытларда коткару нигезе ул / РФ Президентының Идел буенда Тулы вәкаләтле вәкиле округ халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

4 – 10 ноябрь Татарстанның мәдәни афишасы / Бүген Нурбәк Батулла һәм Йолдыз Миңнуллина «Өтүкән» перформансын тәкъдим итә.

Татарстан синоптиклары бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә / Көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил исәчәк.