Татарстан мөфтие iPhone га мөкиббән китүчеләрне кызгана

Камил Сәмигуллин сүзләренчә, iPhone – бары тик телефон, ул кадәр шау-шу куптарырлык әйбер түгел.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Яңа iPhone өчен шулкадәр акча чыгарып бирергә әзер кешеләр сихри көч йогынтысында һәм мондый кешеләрне чын күңелдән кызганырга кирәк. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белдерде, дип яза РИА «Новости».

“Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәдисен искә төшерү зарур. Ул: “Дөньяви әйберләргә мөхәббәт – барлык хаталарның башы”, дигән. Ишетүемчә, яңа телефон өчен 300 мең сумга кадәр акча чыгарып бирергә әзерләр бар, ул кешеләр –  эгоистлык хисләренә ия бәхетсезләр дип саныйм. Аларны чын күңелдән кызганам”, - диде Татарстан мөфтие.

Аның сүзләренчә, iPhone – бары тик телефон, ул кадәр шау-шу куптарырлык әйбер түгел.

“Без кешеләрнең өч тәүлек буе салкында туңып торырга һәм уйламыйча шулкадәр зур акча түләргә әзер булуларын күрәбез. Мин дин эшлеклесе буларак, мондый сатып алучыларга начар уйларга буйсынмаска киңәш итәр идем. Әгәр мөмкинлеге бар икән, әлбәттә, кыйммәтле телефонны кулда тотып карарга кирәк, әмма йөрәккә һәм үзаңыңа кертү куркыныч. Бу телефон гына”, - дип ассызыклады мөфти.